Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшьлекне сагыну

Көймә килә Идел суын ярып, Ә көймәдә – ике бәхетле. Шулчак күңел никтер сагынып куйды Синең белән үткән яшьлекне.

Су буенда үскән өянкеләр
Чал башларын суга игәннәр.
Зифа буйлы нәзек каеннарны
Кочагына алган имәннәр.

Карап тордым Идел җилләренең
Су өстенә дулкын тезгәнен.
Акчарлаклар очкан зәңгәрлектә
Ап-ак болытларның йөзгәнен.
Көймә килә Идел суын ярып,
Ә көймәдә – ике бәхетле.
Шулчак күңел никтер сагынып куйды
Синең белән үткән яшьлекне.

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев