Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшьлек белән сөйләшү

Үзгәрдеңме, йөрәк, әйтче миңа, Нинди хисләр белән яшисең?

Үзгәрдеңме, йөрәк, әйтче миңа,

Нинди хисләр белән яшисең?

Кайтавазы булып гомеремнең,

Сорау бирә шулай яшьлегем.

Зирәкләндең, акыл утырттыңмы,

Нинди уйлар белән яшисең?

Әйтми саклар гамәлләрең бармы,

Шуңамы соң бер дә дәшмисең?

Үзгәрдем дә бераз, юк та сыман,

Йөрәгемдә һаман яшисең.

Бер кайтаваз булып яшьлегемнән,

Китмә, диеп, нигә дәшмисең?

 

"КУ" 04, 2018

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев