Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшисе килә

Яшисе килә! Бары яшисе!

Күрәсе килә таңнар атуын,

Иртән офыктан кояш калкуын,

Чишмәләрнең дә челтерәп агуын,

Кичке шәфәкъны – кояш баюын.

Тыңлыйсы килә кошлар сайравын,

Яфракларның да җилдә шаулавын.

Кояш нурларын, суның салкынын,

Тоясы килә яңгыр тамчысын – Барысын!

Яшисе килә! Бары яшисе!

 

"КУ" 9, 2018
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ...Бар бит, йөзне узып яшәгәннәр...Ничекләр инде көнләшмисең?Йә, кемнең соң килсен үләсе, дә,йә, кемнең соң килми яшисе?Ничә генә яшькә җитсәң дә син,“Мин бит әле шундый яшь!”-дисең.Әмма Ходай, күпме язган сиңа, шөкер итеп шуны, яшисең... Гомереңә өстәп сорап булмый, вакытның бер мизгел кадәрен...Яшиселәр килсә, димәк кирәк,яшәвеңнең белү кадерен.Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)