Яшим сөеп...

Яшим җирдә сөеп бу тормышны,
Нинди булса, сөеп шул килеш.
Яшәр өчен һәр көн дәрман бирә,
Аннан бүләк миңа һәр өлеш.
Һәр өлешкә рәхмәт әйтеп яшим,
Һәр бизәген җирнең яратып.
Матурлыкка һәйкәл куя белгән
Фидакарьләр өчен җан атып.
Үзем эзләп тапкан матурлыкның
Нурын тирә-юньгә таратам.
Тормыш миңа бәхет бүләк иткән,
Бу тормышны шуңа яратам.
"КУ" 01, 2021
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз