Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшәү рәхәт

Күзең, йөзең, җырың – ләззәт Диңгезендә бер сәяхәт. Шуңа да шул – дөнья матур, Яшәү рәхәт, яшәү рәхәт.

Яратуым, саф булса да, –

Уен гына, уен гына;

Хыялларым – ният түгел,

Уем гына, уем гына.

Көзен таңда чык балкымый:

Кырау гына, кырау гына;

Чал башымда җавап тумый, –

Сорау гына, сорау гына.

Җавапларны эзлим күктә:

Йолдызларда, тулган айда...

Барчасында – моңсу бушлык.

Тик шулай да, тик шулай да

Күзең, йөзең, җырың – ләззәт

Диңгезендә бер сәяхәт.

Шуңа да шул – дөнья матур,

Яшәү рәхәт, яшәү рәхәт.

 

"КУ" 07, 2017

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев