Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшәү кагыйдәсе

Калдыр син фани дөньяда изге гамәлләр кылып...

Күптән, бик күптән билгеле

Кагыйдәсе уенның.

Белсәң дә кистереп әйтмә,

Әйтмә һәрбер уеңны.

 

Кануннар кырыс, беләсең,

Уеннан чыгар уймак.

«Уйнатыр» үз уймагында,

Аңла, һәрбер сүз-муйнак.

 

Уйлап әйт һәрбер сүзеңне,

Дус бар җирдә, бар дошман.

Кечкенә генә дошман да,

Салыр сиңа зур пошман.

 

Сүз иясе белән йөрми,

Хафаланма, диярсең.

Теләсәләр таптырырлар

Һәрбер сүзнең иясен.

 

Һәрбер сүзнең иясе бар,

Һәр иянең хәбәре.

Көт тә тор, килеп ирешер

Хәбәрләрнең хәтәре...

 

Уңга китсәң уңарсыңмы?

Сулмассыңмы сулларда?

Турыга китсәң, тураеп

Бәлки иркен суларга

 

Чыкмасмы җае? Үрел син

Бары җиткәнче буең.

Барыбер үз кагыйдәсен

Куша ул тормыш-уен.

 

Уйнап та тормыш-уенда,

Кала бел үзең булып.

Калдыр син фани дөньяда

Изге гамәлләр кылып.

 

"КУ" 9, 2020

Фото: архив

Теги: шигърият татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев