Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшәү

Таң белән кабаттан кузгалам, Ал офык ымсыта – соң нокта... 

Таң белән кузгалам мин юлга,

Аллангач җитәсе офыклар.

Караңгы иңгәндә  тукталам,

Ял алам,

Офыклар һаман шул – ерак, ал...
Төннәрен уйланам, моңланам,

Юл ярам хыялга иң кыска.

Таң белән кабаттан кузгалам,

Ал офык ымсыта – соң нокта... 

 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев