Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ярый әле кодрәт чикле...

Ярый әле кодрәт чикле, Акыл саташыр иде...

Ярый әле кодрәт чикле,

Акыл саташыр иде:

Әллә кемнәр айны җиргә

Сөйрәп маташыр иде.

Ә мин менә күлгә кереп,

Айны чүмечкә җыям.

Алтын айның яктысыннан,

Синең сыныңны коям.

Сокланып карап торабыз,

Чирек ай күлдә йөзә.

Ярый җирдә мәхәббәт бар,

Ул куәт бирә безгә!

 

"КУ" 03,2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев