Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ярымай

Минем өмет. Минем сагыш. Каргыш... Югалтылган хакның бер ташы.

Минем өмет. Минем сагыш. Каргыш...
Югалтылган хакның бер ташы.
Җилдә уйнап өзгәләнгән байрак,
Һәм кемнеңдер үчле карашы.
Меңнәр-меңнәр башын күтәрәчәк...
Тик әлегә бары кош кебек,
Күкрәгемне ертып чыгар өчен,
Йөрәк кенә тибә интегеп.
Безнең күктә ак ярымай яна:
Татар буылганда төтендә,
Ул – соң өмет безнең бу төндә...
Хәтере юк милләт – киләчәксез...
Әмма хәтер белән көз килде,
Меңләп-меңләп башын күтәргәннәр
Меңләп-меңләп янә баш иде.
Һәм югалды кыйбла, ятим милләт
Мәңгегә ваз кичте барсыннан.
Йөрәк кенә тибә хакыйкатьнең
Югалтылган ташы астыннан.
Безнең күктә ак ярымай яна:
Татар буылганда төтендә,
Ул – соң өмет безнең бу төндә...
«Казан утлары». 2008 ел, 9нчы сан.

 

"КУ" 05, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигърият казан утлары татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев