Ярлыка

Давыллы, яшенле гакылым
Син миңа ни өчен бирелгән?
Яңалык ачмадым…
Мин – гөлмен,
Кысалы киндергә чигелгән...

Заманга карыйсым килгәндә,
Гаделлек, тигезлек чигеннән,
Салават күпере балкыган
Офыклар артына чигенәм...
Сыеша алмыйм да тарлыкка,
Кемнәргә кызганыч күренәм?
Кечкенә гаебем тойсаң да,
Ярлыка, и туган җир генәм!
Көч туплап, кайтырга омтылып,
Яңадан тереклек шартына,
Ирексез сулаудан отылып,
Баш иеп, сулудан котылып,
Чигенәм офыклар артына...
Шикләнмим: без адәм затына
Вакытлы чигенү кирәктер.
Ул, бәлки, яманлык чирүен
Көрәшеп җиңәргә өйрәтер...
Күкрәгем читлеге артында
Аллаһка табынган бай йөрәк...
Уйларым туфрагы катында
Тынгысыз шыбырдый байтирәк*...

* Байтирәк – тамырлары җирасты дөньясына тоташкан, очы күккә җитеп үскән мифик агач.

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: