Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яратылыш (дәвамы)

Искәртелгән алшартлар Бармы чиксез Галәмдә? Әйе, алар җыела – Бер Раббы теләгәндә.

(Поэманы башыннан МОНДА басып укыгыз)

Өченче баб

 

Караңгы эш – бу Галәм,

Дөм караңгы – бу Вакыт.

Аллаһ дөрес эшләгән –

Мәхлукатны соң уятып!

Нишләр иде терек-җан

Күз ачкысыз тузанда,

Сулыш өчен кислород,

Эчәр су булмаганда?

 

Озын-озак дәверләр

Галәм – хаос – хәрәкәт

Тудырган миллион һәлакәт,

Иңдергән зур бәрәкәт...

Аллаһ күрә, гамәл бар,

Ә камиллек – бик ерак...

Гүзәллекне танырга

Күзәтүче зат кирәк!

Ул зат тирән аңласын

Илаһи иҗат мәгънәсен,

Яшь агызып тыңласын

Галәми сөю-сагышның

Бөек симфониясен!

Бөек күзәтүчегә

Колак, күз һәм аң кирәк.

Җылы урын – тән кирәк.

 

Тәнне яшәтү өчен

Һава, су һәм кан кирәк.

Иң мөһиме – гүзәллеккә

Гашыйк булыр җан кирәк.

 

Тукланырга җим кирәк

Хуш исле үлән кирәк,

Әлбәттә, ит-сөт кирәк.

Түгәрәкләп әйткәндә,

Комфортлы яшәешкә –

Хлорофиллар, микроблар,

Миллион сурәтле-төсле

Төрле тереклек кирәк.

Тереклекне кузгатырга

Океан-диңгез мәлендәге

Мул, татлы шулпа кирәк.

Ниһаять, бу форсатка

Бихисап вакыт кирәк…

 

Искәртелгән алшартлар

Бармы чиксез Галәмдә?

Әйе, алар җыела –

Бер Раббы теләгәндә.

Тереклекне тудыру

Мөмкинме аптекада?

Тәҗрибәләр ясала

Миллиард галактикада...

(Дәвамы бар)


"КУ" 01, 2020

Фото: pixabay

Теги: поэма

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев