Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яралтылыш (дәвамы)

Адәми зат – гөнаһлы зат – Кичерер чиксез газап. Ул сөртенер, ул абыныр – Соңра миңа табыныр».

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Алтынчы баб

 

Җир – җәелгән зур келәм –

Яшелдән-яшел чирәм.

Утлап йөри терлекләр,

Җитезләр, йөгерекләр...

 

Ауга чыга ерткычлар,

Хәрәкәттә кош-кортлар...

Тормыш үлчәм-чарасы –

Яшәү-үлем арасы...

 

Лирик тайпылыш

 

 

Кыланышлар...

Гөлбакчада –

Җир йөзендә – шайтан туе –

шоу-ярышлар,

маймыллыктан өстенлеккә

бил  алышлар...

Чиксез Галәм киңлегендә

утлы кошлар –

миллиард кояшлар –

сулышларыннан бөркелә

 

 

 

миллиард тәмуглар, балкышлар,протуберанецлар...

 

Әйләнә Җир...

Күчәре – шым...

Кем аны майлап тора?

365 әйләнеш

ясала җайлап кына...

 

Җилдертә Кояш тирәли

тереклекне Сәйях-Ат.

Мыжгый Җирдә ыгы-зыгы,

ахмакларча сәясәт...

Төп сөаль:

Мәңгелек дигән бу Кояш

Дүрт миллиард елдан сүнәр.

Ә Җирдәге мәхлукатлар

Кая китәр, кайда түнәр?

 

***

 

Лирик тайпылышларны

Кичерсә кирәк Ходай...

Соңгы кабат миңа дәшә:

«Шагыйрем! Эшләр болай:

Балчык-Адәмгә җан өрдем,

Нигәдер якын күрдем.

 

Ут җанлы фәрештәләрне

Адәмгә баш идердем.

Адәми зат – гөнаһлы зат –

Кичерер чиксез газап.

Ул сөртенер, ул абыныр –

Соңра миңа табыныр».

(Дәвамы бар)

 

 "КУ" 01, 2020

Фото: pixabay

 

Теги: поэма

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев