Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яралтылыш (дәвамы)

Адәм – сөаль биргүче. Аллаһ – барын белгүче. Галәм җае вә мәле – Бары – Аллаһ гамәле…

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Бишенче баб

 

Күз салсаң өстән генә

Аллаһның эшләренә:

Чиксезлек өстәлендә –

Дөнья – хаос хәлендә…

Кем әйтер тәүге шәйне:

Тавыкмы ул, күкәйме?

Адәм – сөаль биргүче.

Аллаһ – барын белгүче.

Галәм җае вә мәле –

Бары – Аллаһ гамәле…

 

Әйе, олуг Галәмдә –

Миллиард галактикалар,

Йолдызлар вә кояшлар

Гаҗәеп могҗизалар...

 

Бихисап: җирләр, айлар,

Акыллы күз-маңгайлар,

Без белмәгән дөньялар,

Бездә тумас хыяллар...

 

Һәр дөньяның үз гаме

Юктыр башкада эше.

Кайбер дөньялар өчен

Микробтыр – Җир кешесе.

Адәм гомере – мизгел,

Җисеме – тузан гына.

Галәми зур киңлеккә

Сәяхәт – хыял гына.

Илаһ Көчкә шөкер ит,

Җиргә күрсәт ихтирам,

Яшә вә куан гына...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2020

Фото: pixabay

Теги: поэма

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев