Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яралтылыш (дәвамы)

Кояшчыклар берсе дә Ялгызлыкка түзмәгән, Чиксезлектә югалмаска, Зур Кояшны эзләгән.

Икенче баб

Чиксез Галәм дөм-кара.

Ни килә дә, ни китә?

Йөзгә-йөз чәкешмәскә,

Кирәк сукмак-орбита...

Ташлар, җирләр, йолдызлар

Төркем-төркем тезелгән.

 

 

 

Һәр төркемдә мең холык: Бар усалы, юашы,

Ипле иярченнәре, Ияртүче кояшы.

«Кояш» дәрәҗәсенә

Тик йолдызлар ирешкән.

 

Йолдыз-кояш үз төркемен,

Кодрәт-куәт-җепкә тагып,

Бөтерергә керешкән,

Ябышкан һәр җисемне

Таратмаска тырышкан.

 

Кояшчыклар берсе дә

Ялгызлыкка түзмәгән,

Чиксезлектә югалмаска,

Зур Кояшны эзләгән.

Бөек хаос чорында

Ниләр булган Галәмдә? –

Сөйли алмас авыз да,

Яза алмас каләм дә.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2020

Фото: pixabay

 

 

 

 

Теги: поэма

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев