Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яралтылыш

Планеталар, йолдызлар Укмашканчы ни кирәк? Миллиард-миллиард ел кирәк.

Минем гомерем – янар комета.

Р.Фәйзуллин

 

                                                               Диогенның мичкәсеннән

суы тулып акты...

Пифагор Җир кузгатырлык

тәпәч тапты...

Ньютонның ми капкачын

алма шакылдатты...

Татар шагыйренең

күңел тәрәзәсен

Мәңгелек поэма какты.

Беренче баб

Бу дөнья бер нокта булган...

Энә күзенә сыйган –

Анда зур Көч кысылган –

Гайре шыксыз хәл туган...

Аллаһ бу хәлне тойган,

Зарури әмер кылган:

Ноктага нокта кую –

Кысылудан ычкыну –

Чиксезлеккә омтылу!

Фәкать кискен хәрәкәт

Китерәчәк бәрәкәт!

Тиешле адым атлау –

Биниһая зур шартлау!

 

Әкият сөйләү – бик ансат.

Әйт, ни-нәрсә миллиард?

Миллиард-миллиард дөньялар

Хасил шул бер шартлаудан.

Нейтрон, атом газыннан

Планеталар, йолдызлар

Укмашканчы ни кирәк?

Миллиард-миллиард ел кирәк.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2020

Фото: pixabay

 

Теги: поэма

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев