Логотип Казан Утлары
Шигърият

Янсын

Нинди генә җәүһәр булсалар да, Булсалар да кырлы эре алмаз...

«Казан утлары» журналының олуг юбилеен котлап

Нинди генә җәүһәр булсалар да,

Булсалар да кырлы эре алмаз,

Чордан-чорга күчеп, утлар кичкән

Сүзләр телсезләргә ирешалмас.

 

Милләтемнең үксезлегеннән дә

Яманрак сукбайлыгы телнең.

Татар белән татар үз телендә

Аңлашмаса – аңлашыр соң кемем?

 

Утлар, сулар кичкән кодрәтле сүз

Исән әле, безнең белән телдә.

Сүз коела каләм очларыннан

Ак кәгазьгә, булып җөмлә-җөмлә.

 

Җөмләләрдән туа фикер, сурәт,

Җырлар туа – әдәбият туа.

Үткәннәре шанлы, зарлы, гарьле...

Киләчәге – шомлы, әрним шуңа.

 

Сөрем аша, куе томан аша

Абайламак булам өметемне.

Казанымда хисси утлар балкый,

Шигъри утлар! Димәк, өмет тере!

 

Янсын ла ул балкып, юл күрсәтеп,

Яктыртсын ла юлын милләтемнең.

«Казан утлары»ның якты нуры –

Илһам тулы саф әдәби телем!

 

"КУ" 06, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигърият татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев