Логотип Казан Утлары
Шигърият

Янгыннар да кинәт чыга...

Бу дөньяда яшәп булмый Талгын гына көй көйләп... Әй бер Аллам, нык иман бир, Дөрес яшәргә өйрәт!

Янгыннар да кинәт чыга,
Сулар да баса кинәт.
Бу дөньяда яшәп булмый
Талгын гына көй көйләп.
Шатлыклар да кинәт килә,
Кинәт килә кайгылар.
Кинәтлектән азат кебек
Кояш белән ай гына.
Имәннәр дә кинәт кенә
Авалар да китәләр.
Кайвакытта шартлап сына
Милли, рухи киртәләр.
Кинәт буран, кинәт давыл... –
Дөньялар кая бара?
Зилзиләләр уртасында
Кала кеше – бичара.
Көтмисең дә уйламыйсың –
Бәхеттән ташый җаның...
Яшәеш гел каршылыкта –
Төрле ягы бар аның.
Бу дөньяда яшәп булмый
Талгын гына көй көйләп...
Әй бер Аллам, нык иман бир,
Дөрес яшәргә өйрәт!

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев