Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ялгыз скрипкачы

И елата ятим скрипкасын. Җан асрарга бераз «таммасмы» дип, Җиргә салган иске кепкасын.

Урам чаты.

Кич.

Ялгыз скрипкачы.

И елата ятим скрипкасын.

Җан асрарга бераз «таммасмы» дип,

Җиргә салган иске кепкасын.

Скрипканың да, көйсез дөнья кебек,

Көйсезләнеп беткән кыллары.

Үзенең дә җан кыллары өзек,

Хәрәкәтләнә тик куллары.

Ул Җан, бәлки, күптән өмет өзеп,

Ташлангандыр текә кыядан.

Юк, еламый кыллар, алар бары

Шыңшый-шыңшый көлә дөньядан.

...Карашлары югалалар китеп,

Әллә кая – төпсез упкынга.

Кемне – упкын йота, ә кемнәрдер

Эләгәләр тозак-капкынга.

Упкыннарга китеп убылмады,

Онытылмады инде кем генә!

Күпме аһәңсазлар, каләмдарлар

Төшмәделәр тормыш төбенә!..

Кепкасына сыңар тиен «тамса»,

Гамьсез уйларын ул тугарып,

Моңын җуйган дөнья төпкеленнән

Карашларын ала кубарып.

Көе белән нәүмиз күңелләрдә

Уята «Татарстан таңнары»н,

«Казан кичләре»н ул шыңшыта да

«Катюша»га күчә аннары.

Катюшалар...

Утлы яңгырларын

Койган чакта дошман өстенә,

Хәерчелек таңы атар, диеп,

Уйламаганнардыр һич кенә.

Ялган хисләр, ялган төсләр – бар да –

Үткәннәрдән «якты» истәлек.

Яңа байлар үрчи барган саен,

Яңа хәерчеләр тора өстәлеп.

Көзге җилләр генә түгел, хәзер

Язгысы да аның, һай, ачы.

Тынны буа тынчу, үле һава.

Урам чаты.

Кич.

Ялгыз скрипкачы...

 

"КУ" 12, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев