Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ялган тәхеткә менсә...

Хәзер алдау үзен бәйсез тота, утыргандай рәсми тәхеттә.

Хәзер алдау үзен бәйсез тота,
утыргандай рәсми тәхеттә.
Бәндә шулай иман сата башлар,
җаннан тибәрелер тәүхид* тә.
Моны күреп тору бигрәк авыр –
хакыйкатькә хәрәм кушыла!
Һәркем сизә: ошбу хәтәр әмәл
шайтан фигыленә хуш килә.
Тапкырлыклар меңгә тапкырланмас,
булмастайны хаким сөйләсә.
Кыйшыкланган дөнья күзаллана
чынга сыешмаган сүз аша.
Адәм заты нишләп ихлас түгел,
аның кальбе нигә тар икән?!
Дәвамчылар дөрес гыйбрәтләнмәс
безнең ялган катыш тарихтан.
Хәзер алдау үзен бәйсез тота,
утыргандай рәсми тәхеттә...

* Бер генә Аллага ышану мәгънәсендә.

 

"КУ" 07, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев