Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ялган режиссёр. Ялган рольләр...

Ялган бер спектакль – яшәү дә.

Ялган режиссёр. Ялган рольләр.

Ялган бер спектакль – яшәү дә.

Гаип була ялган «даһи»лар

Тормыш сәхнәсеннән төшүгә.
Дөньялыкта бик шәп уйныйлар:

Бәндә оста мәкер, хәйләгә.

Шыгыр-шыгыр сәхнә әйләнә...

Спектакль тәмам. Һәммә ялган

Галәм тузанына әйләнә. 

 

"КУ" 11,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев