Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яхшылык

Бер яхшылык эшлим әле, дисәң, Кылыйм әле, дисәң, игелек... Иң әүвәле КЕШЕ булып яшә, КЕШЕ булып кал син иң элек.

Бер яхшылык эшлим әле, дисәң,

Кылыйм әле, дисәң, игелек –

Тома ятимнәргә назлы сүз әйт,

Башларыннан сыйпа иелеп!

Бер игелек кылыйм әле, дисәң,

Сөяк-санак биреп киткәлә –

Бу дөньядан җылы эзләп йөргән,

Ышык эзләп йөргән этләргә!

Бер яхшылык эшлим әле, дисәң,

Үткәнеңне барла иң элек:

Шәҗәрәңне, мирасыңны барла –

Меңе белән кайтыр игелек!

Бер игелек кылыйм әле, дисәң,

Киткәннәрне һич тә онытма.

Үзеңне дә һәрчак истә тотар

Газиздән дә газиз оныклар!

Бер яхшылык эшлим әле, дисәң,

Кылыйм әле, дисәң, игелек...

Ак чәчәкләр булып гамәлләрең

Дөньялыкта калсын сибелеп!

Бер игелек кылыйм әле, дисәң,

Эшлим әле, дисәң, яхшылык –

Күңелеңдә газиз анаң булсын –

Адаштырмас сине Яктылык!

Бер яхшылык эшлим әле, дисәң,

Кылыйм әле, дисәң, игелек...

Иң әүвәле КЕШЕ булып яшә,

КЕШЕ булып кал син иң элек.

 

"КУ" 07, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев