Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яңа Татарстан төзибез

Яңа Татарстан төзибез без чор-гасырлар кичкән нигездә, тарих уйган чокыр-чакырларны кирәгенчә сипләп-тигезләп.

Республикам Президентлары
М. Шәймиев белән Р. Миңнехановка


Яңа Татарстан төзибез без
чор-гасырлар кичкән нигездә,
тарих уйган чокыр-чакырларны
кирәгенчә сипләп-тигезләп.
Ашыкмыйча гына ашкынабыз,
белеп кенә җаен, чамасын,
ипләп кенә, кычкырмыйча гына –
беркем бер сүз әйтә алмасын;
үзебезнең канны измә итеп,
кирпеч сугып йөрәк итеннән,
бастырмыйча дуслар аюыннан,
тешләтмичә дошман этеннән;
беркемнән дә ярдәм сорамыйча,
өлге алып дөнья аңыннан,
үзебезнең акыл ияләрен
үзебезгә итеп юламан,
яңа Татарстан торгызабыз
күп дәверләр кичкән нигездә –
йөрәк тибешебез белән сипләп,
акылыбыз белән тигезләп!

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев