Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йа Раббым...

Йа Раббым, Бу ничәнче гасыр? Бу ничәнче буын алышына?..

Йа Раббым,

Бу ничәнче гасыр?

Бу ничәнче буын алышына?

Әле кичә генә туган сабый

Тормыш дигән олуг ярышына

Мүкәләргә әзер.

Әле кичә генә туган сабый

Сафлык дигән самимилек белән,

«Әннә», диеп телен ачкан иде,

Күзен ачып дөнья ачкан иде.

Бу ничәнче буын алышына?

Заман тавышына,

Бу ничәнче буын,

Азан агышына кулын селтәп

Кайный бирә үзенең сагышында?

Әле кичә генә туган сабый,

Төнге айны азгын икән, диеп,

Йолдызларны монафыйк, дип үртәп,

Күктән эзли гаеп.

Йа Раббым,

Син Җир шарын зур намазлык иттең.

Әле кичә генә туган сабый

Синнән ярдәм сорый, сәҗдә төшә,

Тик кыйбласы берәү түгел аның,

Әллә ничә...

Йа Раббым,

Бу ничәнче гасыр?

Бу ничәнче буын алышына?..

 

"КУ" 01, 2019

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев