Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әй, күңлем, кальбем...

Сүнмәсен тугры иман. Мизгеллек нәфес ләззәте Бормасын туры юлдан.

Киң күңелле бул эчеңнән,  

мыскыл ишетсәң, «вак» диген...

Сәгыйть Сүнчәләй

Әй, күңлем, кальбем,

Җаным,

Тыныч бул.

Вак булма ваклар белән.

Баткакка кереп пычранма

Юылмас таплар белән. 
Әй, күңлем, кальбем,

Җаным,

Боекма.

Баш булмасын зарларың.

Залимнәргә ярыйм диеп

Буталмасын ярларың.
Әй, күңлем, кальбем,

Җаным,

Кайгырма.
Сүнмәсен тугры иман.

Мизгеллек нәфес ләззәте

Бормасын туры юлдан.
 

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев