Логотип Казан Утлары
Шигърият

Вирус

Ә бүген без карантинда, Бай да, ярлы да бер чинда...

1

Менә инде килеп җитте,

Күпме «көттек» без аны...

Беркем аңа берни түгел,

Үз акылы, үз аңы.

 

Үз гадәте, үз мөддәте,

Үз мөртәте эчендә;

Йодрыкларын селки-селки

Күрсәтми ул көчен дә.

 

Бик беләсең килсә әгәр,

Бу хикмәтнең егәрен,

Утыр әле яннарыма...

Бер төчкереп җибәрим...

 

Белмим, уйлап тапканнармы,

Уйсыз да табылганмы,

Шайтан белән шар типкәндә,

Берәрсе кагылганмы, –

 

Бик зәһәр ачулы, ди, ул –

Уздыра былтыргыны.

Менә, мин булам, ди, имеш,

Сез көткән «мур кыргыры».

 

Урамнар да бушап калган,

Карана вирус, күрә:

Ул бүген түрнең «хозуры» –

Түрәләргә дә түрә.

 

Параллель дөнья эзләмә,

Шул инде ул параллель!

Бер вирус керсә дә күзгә,

Арттан карап кала ил.

 

Син китәсең... синең арттан

Йөзләп китә, меңәрләп...

Мыек та селкетми вирус,

Йөз карга хет, йөз әрлә.

 

Җавабы табылыр, бәлки,

Берчак бу биремгә дә:

Санап, үлчәп, бүленгән бит

Валтасар пирендә дә...

2

Бер чыгарбыз әле өйдән,

Өннән чыккан аю кебек,

Булачак әле ул безгә

Бихисап бер баю кебек.

 

Ә бүген без карантинда,

Бай да, ярлы да бер чинда...

 

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев