Виллалар юк минем Сингапурда...

Виллалар юк минем Сингапурда,
Акчам да юк чит ил банкында,
Фатир да юк Әлмәт каласында,
Калдырырга мирас артымда.
Бернәрсәм юк минем, ә шулай да
Китапларым кала өелеп.
Шигырьләрем һәм җырларым кала
Шәкертләрем кала иң элек.
Кем генә юк алар арасында,
Иманлысы, әйе, күбрәк.
Шулар өчен янып гомер үтте,
Шулар өчен тузды бу йөрәк.
Без китәбез инде, алар кала,
Аларында безнең көй калыр.
...Үзе өчен генә яшәгәннең
Каберенә кемнәр гөл салыр?
"КУ" 09, 2020
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз