Логотип Казан Утлары
Шигърият

Вакыт кәүсәсендә яңа буын...

Вакыт кәүсәсендә яңа буын, Яңа уем, яңа кешесезлек.

Вакыт кәүсәсендә яңа буын,

Яңа уем, яңа кешесезлек.

Мин синеңме углың, газиз токым?

Үксезлекнең богауларын өзеп,

Кочаклыйсы килә безгә язган

Нигез ташын, кайтып ят яклардан.

Без генәме сагынудан сызган?

Без генәме җанын канатмаган?..

Иртәләре хыял тулы җирнең,

Өзелергә тора чылбырлары.

Мең гасырлык вакыт кабыгында

Кем җырлары анда? Кем еллары?

Яңа кешесезлек, яңа буын

Китеп бара, таптап нигез ташын.

Мин синеңме углың, газиз токым?

Эндәшмисең. Бәлки, шулай яхшы…

Таныйсыңмы мине, мин таң булып,

Хыял булып, бер уянган идем.

Уем булып вакыт кәүсәсенә,

Җырың булып, бер уелган идем.

Хәтер – туфрак. Шул туфракны

Таптап китә, гөл утырта, оя кора,

Иген игә, сата, зират итә…

Уза тора, бары да туза тора.

Яңа кешесезлек, яңа буын…

Бу туфракта инде яңа уен.

«Мин – мин түгел, мин монда булмадым!»

Вакыт кәүсәсендә яңа уем. 

 

"КУ" 05, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев