Логотип Казан Утлары
Шигърият

Вакыт хәтере

Җәйләрнең бар үз төсе: ямь-яшел! Дәшә үзенә болын, урманнар.

Җәйләрнең бар үз төсе: ямь-яшел!

Дәшә үзенә болын, урманнар.

Билгесез солдатын барлагандай,

Кыймылдашып куя курганнар...

Көзләрнең бар үз төсе: сап-сары!

Алтынсу яфраклар – офыкта.

Хәбәрсез югалган солдатның

Язмышында – һаман күп нокта...

Кышларның бар үз төсе: ап-ак кар!

Ак чалмага дөнья уралган.

Ветеранның тәрәзәсен шакып,

Кичен бик еш дулый бураннар...

Язларның бар үз төсе: зәп-зәңгәр!

Яшь чәчкәләр җирдән калкына.

Бөек җиңү барабаннар кага –

Сугышларсыз яшәү хакына...
 

 

"КУ" 08, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев