Шигърият
Вакыт һәм заман
Вакытыңны уза алсаң гына, Заманаңда яши башлыйсың.
Бәхетле чор булган икән лә.
Без уңышсыз дип уйлаган җырлар,
Уңышлы җыр булган икән лә.
Вакытны һич узып китеп булмый,
Тик үз вак(ы)ты белән уза ул.
Заман башка: вакытын узмаса,
Вакытыннан иртә туза ул.
Вакытыңнан алда яшәү – хыял,
Фикер айный гамәл артыннан.
Гүя картлыгына кергән карчык
Яшьлек дәгъва итә картыннан.
Вакыт белән бергә яшим диеп,
Тик уйлыйсың гына, дәшмисең.
Күктә болыт күптән күкрәсә дә,
Әле яңа гына яшьли син.
Үткән юлың барлаганда хәзер
Вак ташларны читкә ташлыйсың.
Вакытыңны уза алсаң гына,
Заманаңда яши башлыйсың.
«КУ» 05, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев