Логотип Казан Утлары
Шигърият

Вакыт буенча күчешләр турында сюрреалистик баллада

Кичәгедән бүгенгегә кайтумы бу? Киресеме? Җирдә һаман – урта гасыр.

Кичәгедән бүгенгегә кайтумы бу? Киресеме?

Җирдә һаман – урта гасыр.

Сызгырышып исә җилләр.

Тик бер ташны урыныннан кузгатырга хыялланып,

Гасыр саен фонарь тотып без йөрибез – ике җүләр.

– Исәнлекме? –

Кулны биреп күрешәбез,

Зәхмәттән дә

Өрекмичә.

– Нихәлләр бар – бүген... кичә?

Кылычына ишарәли... Кашын ярган җөй эзенә...

Һәм сырасын төбенәчә тотып эчә.

Дөнья кисеп җилләр исә.

– Кемне, олан, җуйдыгыз, – дип,

Иңебезгә кулын сала дөнья карты.

Торабыз без, башны кашып:

– Дәүләте дә... малы да юк...

Гасырлардан урап бары аты кайтты...

– И бичара малкай! – диеп көрсенә карт.

Аннан өсти:

– Без, кешедә, ат кадәрле акыл булса-а-а!..

Җирдә һаман – урта гасыр.

Сары фонарь – сигнал уты.

Әнә ишек. Әнә тотка. Әнә тупса.

Күчешләрдән күчешләргә каңгырап, йә, нәрсә таптык:

Чылбырында – Урда эзе... Хәзәр көзе...

Дәүләте дә... мөлкәте дә... олау-олау кодрәте дә

Кая күчә?

Ник тураклый бу ил безне?!

Ни дыңгычлый бункерларга?

ДОТлардан1, күзен ертып,

Акылыннан тәмам шашкан үлем бага.

– Хәерле юл, оланнар! – дип, иңгә кага дөнья карты. –

Кайтыйм инде... төшеп тора, әнә, кар да...

...Күмә ул кар урамнарны...

Бульварларны...

Рыцарьлар да

Утыралар өрәксыман – баштанаяк!

Без эзләгән табышмакның

Юктыр, ахры, чишелеше...

Пышылдыйсың:

– Без үзебез бугай... җавап.

1 Карелия Ныгытылган районында (КаУР) 230лап ДОТ (Долговременная огневая точка) бар. 1993 елда хәрбиләр аларны ничек бар, шулай килеш томаламый-нитми ташлап китә. Фин култыгыннан алып Ладога буена кадәр сузылган «иске чик»тәге, Карелия муентыгындагы әлеге хәрби нокталар – көчле радиация чыганагы. Аларда 226нчы радий барлыгы ачыкланды. ДОТларның кайберләрендә ул «җемелдәп» ята. Кайчандыр немецлар «Сталин линиясе» дип йөрткән ныгытмаларга юл хәзер теләсә кем өчен ачык. Бирегә металл эзләүчеләр дә, сталкерлар да, туристлар да, узгыннар да, тирә-юньдәге бакчачылык участогыннан килгән балалар да кереп йөри, уйный. (Сталкерлар сөйләгәннән.)

 

 

"КУ" 04, 2019

Фото:pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев