Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ваксынмыйм

Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа, Әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа: – Бу заман шундый заман, – дип, – бу вакыт мондый вакыт, Син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот.

Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа,

Әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа:

– Бу заман шундый заман, – дип, –

 бу вакыт мондый вакыт,

Син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот.

Мин сыялмыйм андый шартлар,

 фани дөнья вакътына,

Башны бөксәм – зур җинаятьтер олуг

 җан хакъкына.

Ашкынамын мин әбәд*

 бетмәс урынга, мәңгегә,

Мәңгелеккә – мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!

Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим;

Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим.

Вакътыны йөртер кешеләр ул заман миннән күреп,

Файдалансын шунда миннән сәгатен һәркем борып.

 

*Әбәд- мәңге

 

 

 

"КУ" 4, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев