Вафирә (поэма)

Җырчы Вафирә Гыйззәтуллинага багышлана.

...Ул сәхнәдә дә, тормышта да мокытлыкны,

наданлыкны, мескенлекне, үзешчәнлекне

кичерә алмады. Милләт ишеттеме аның

җан авазын, чакыруларын, өзгәләнүләрен?

Әллә аңлый да алмыйча калдымы? Вафирә

милләт күгеннән сызылып янып төште...

Яна-яна китте...

Фәүзия Бәйрәмова

1

Казаннан еракта бу авыл,

Зираты әрнетә йөрәкне.

Мәңгелек төзәлмәс ярага

Яңадан кагылу кирәкме?

Яшәеш үзгәрә көн саен,

Буыннар туктаусыз алмаша.

Килерме бәхетле киләчәк,

Хәтердә берни дә калмаса?

Августның бәйрәмен таркаттык,

Югалды инде ул зур Бәхет.

Өметсез бу тормыш төбеннән

Яңартыйк хәтерне берләшеп.

Ә Камай яши ул, югалмас,

Халкы бар якынча өч йөзләп.

Кайберсе йорт сала авылда,

Кайберсе китәдер эш эзләп.

Татарның акылы төштән соң,

Татарның хәтерен таш баса.

Бар иде бит көннәр – барысы

Башкача иде бит, башкача.

Авылның үз көе, үз эше...

Көн саен мәшәкать мең төрле.

Тик берни күрмәгән, белмәгән

Буыннар да үсеп өлгерде.

Камай бу, атаклы Камай бу,

Ул – туган авылы җырчының.

Тын юллар... Тын урам... Тын зират...

Ә күңел нигәдер борчулы.

Ил буйлап кайда да бер бәла –

Өметсез чор килә авылга.

Елларны айкаган җил генә

Буш яткан нигезгә кагыла.

Агачлар башыннан җил йөри,

Үләннәр бөгелә болында.

Юлчылар бик сирәк күренә

Югалган авыллар юлында.

Ә Камай бар әле, яши ул.

Кагылу кирәкме ярага?

Туган ел – үлгән ел... Ә тормыш

Шул сызык кадәрле арада.

Бу юлдан тормышка кайтмыйлар.

Бу юлдан китәләр үлемгә.

Буш калган юлларны күргәндә,

Югалган авыллар күңелдә.

Авылның даны бар, җаны бар.

Кызының исеме-аты бар.

Ул кызның бу кырыс дөньяда

Хәтердә калырга хакы бар.

Бәхет ул кемгә дә үзенчә

Сизелә, күренә, ачыла.

Кемнәрдер эзләп тә табалмый,

Кемнеңдер ишелә башына.

Кемгәдер – тынгысыз көрәштә

Яшәүнең бәхете, мәгънәсе.

Күпләрне селти дә ыргыта

Язмышның бу сугыш сәхнәсе.

Ә сугыш корбансыз булмыйдыр.

Язмышлар Раббыбыз кулында...

Алды Ул сине дә үзенә

Аяусыз замана юлында.

Куркусыз җанлы бер асыл зат,

Тынгысыз зур йөрәк идең бит.

Кирәктер син анда, кирәктер...

Монда да бик кирәк идең бит!

Кайда син Хөррият, Азатлык?

Кемнәргә ишегең ачыла?

Кемнәрдер көрәшә, кемнәрдер

Җайлаша үз халкы башына.

Газапта этләнеп чыныккан

Күңелне, илаһи зур бәхет

Өметсез бу тормыш төбеннән

Алырмы безне дә бер дәшеп?

Өметсез хыяллар илендә

Битараф бер дөнья төзелгән.

Бу дөнья эчендә хыялның

Гомере вакытсыз өзелгән.

Син – бәхет җырчысы, юлларда,

Җырларда югалдың... Ни сәбәп?

Ышана алмыйбыз, чынбарлык,

Көтмәгез, кайтмый ул, дисә дә.

Җил бөгә зиратның үләнен,

Чәчәкле каберне таш баса.

Бәхетле идең син, бәхетле!

Башкача булса да, башкача...

Ә авыл онытмый үз кызын,

Мәшәкать булса да мең төрле.

Яраткан авылын Вафирә

Дөньяга балкытып өлгерде.

Вафирә рухына багышлап,

Сәхнәле олы йорт төзелгән.

Ялгана, барыбер ялгана

Тамырлар вакытсыз өзелгән.

Мактаулы исемгә береккән

Камайның мәдәни үзәге.

Бу исем Вафирә рухының

Авылга мәңгелек бүләге.

Камайның җаны бар, даны бар,

Кызының исеме-аты бар.

Авылның үз кызы исемен

Мәңгегә алырга хакы бар.

Ә тормыш йөгерә һаман да,

Язмышлар Раббыбыз кулында.

Агачлар башыннан җил йөри,

Чәчәкләр иелә болында...

Илне дә, телне дә, көнне дә

Күтәреп булмаслык таш баса.

Без азат булырга тиеш бит

Башкача, бөтенләй башкача.

Казанның җаны бар, даны бар,

Атаклы исеме-аты бар.

Вафирә кебек зур балкышның

Олырак исемгә хакы бар.

Халкым, дип, үз-үзен аямый,

Вафирә бик кыйммәт түләде.

Үзе юк. Ә якты исеме –

Татарга мәңгелек бүләге.

Чор уза. Төзәлмәс ярага

Яңадан кагылу кирәкме?

Әллә бу талпыну бушкамы?

Җавабы әрнетә йөрәкне...

Көн үтсен. Чор үтсен. Барыбер,

Кагылу кирәктер ярага,

Туган ел – үлгән ел... Мәңгелек

Шул сызык кадәрле арада.

Коймалар артына качканнар

Өркегән, җайлашкан көчсезләр.

Күрегез! Урамда бер шәүлә –

Вафирә йөри бит эш эзләп!

Тынды ком бураны әкренләп,

Бик иртә киттеләр аккошлар.

Җил тынды. Җыр тынды. Ил елый.

Колакта алкышлар... Алкышлар...

Китәсез дәмени аккошлар?

Иртәрәк бит әле китәргә!

Боз катты. Без калдык уртада.

Нишләргә соң безгә? Нишләргә?!

Бәхет ул кемгә дә үзенчә

Сизелә, күренә, ачыла.

Кабердә – Вафирә... Туган җир

Туфрагы ишелә башына.

2

Ком бураны, ком бураны,

Оренбурның урамы.

Илдә сугыш барган чакта,

Өйдә калып буламы?

Вафирә Гыйззәтуллина

репертуарыннан

«Алай» булса, «болай» булмас иде...

Кем белгән соң ничек буласын?

Гомер узган. Гомер узып бара.

Кеше киткәч инде була соң.

«Болай» диеп яшәп карап булмый,

Аянычы шулдыр гомернең.

Ниләр күреп, кинәт, син, Вафирә,

Яу кырына чыгып йөгердең?

Ачысы да, татлысы да була

Язмышыңа тигән алманың.

Салмак тормыш – көйсез такмак кебек,

Ә син аны җырлый алмадың.

Җырлаучылар хәзер иксез-чиксез,

Моңлы тавыш сирәк күренә.

Халкым, диеп, аның моңын тоеп,

Менү кыен сәхнә түренә.

Көйне, моңны, шигъри нәфислекне

Сәүдә агышына батырдык.

Декларатив тормыш хакыйкате,

Имеш, кыю, бунтарь батырлык.

Җырчылар күп булсын. Сәхнәләргә

Карамагыз, кайчак, аптырап.

Төссез-ямьсез төркем арасында

Асылташлар балкый яктырак.

«Болай» булса, диеп булмый инде,

Ни булса да, безгә була соң.

Вакыт үткән, гомер беткән инде,

Кем белгән соң шулай буласын?

Салмак атлап яши алмадың шул,

Иң ачысы шулдыр гомернең.

Кузгалдың да кинәт, янып-көеп,

Урамнарга чыгып йөгердең.

Ниләр уйлап, ничек әрнегәнең

Хәзер инде ачык күренә.

«Халкым!» диеп, аның җанын тоеп,

Күтәрелдең сәхнә түренә.

Сылу сында яшел озын күлмәк...

Кояш балкый әллә йөзеңдә...

Сихри тавыш... Гөлләр үсәр кебек

Әкрен генә баскан эзеңдә.

Атказанган зур исемнәр алып,

Макталып та һәм дә сыйпалып,

Такмак җырлап йөреп булыр иде,

Булмас иде ләкин моң, халык.

Тормышың да ипле, тыныч булып,

Машинаң да затлы, куәтле –

Ләкин, күрмим, күрмим синең янда

Бу болытсыз, якты сурәтне.

Әллә бәхет качты... Әкрен генә

Без үзебез суздык кулларны.

Телебезне йотып карап тордык –

Барысын да байлар урлады.

Үткәннәрнең аянычы ачы,

Бер агымга ике кермәслек.

Читләштек тә дөнья кудык һаман,

Ә түрәләр, байлар берләште.

Безнең көйне безгә көйләп бирмәс

Башкалалар әллә кайдагы.

Мәдрәсәләр ачкан, гәҗит баскан, –

Кайда соң сез, татар байлары?

Хәрәм ләззәт тирә-якта күпме,

Нәфес – чиксез, тәүфыйк – чамалы.

Экраннарда бозык, ялган тормыш,

Бүген азгын нәфес заманы.

Клип саен купшы сарай-йортлар,

Машиналар затлы, куәтле.

Бирми кара хәзер авторларга

«Шедевр»га тиеш бүләкне!

«Булдырабыз», димәк, барысын да,

Барысы да, димәк, ал да гөл!

Тик, калмады, бары, дәүләт кенә,

Калмас кебек хәтта туган тел...

Түрәләргә кемнең кирәге бар?

Асылында халык битараф.

Без бичара халык, корбан халык,

Бичарадан тагын ни чара?

Син, Вафирә, ярый, күрми калдың

Аянычын шаулы гомернең.

Син кирәктер анда, көтмәгәндә,

Мәңгелеккә чыгып йөгердең.

Бер карасаң, имин тормыш кебек,

Тик йокламый ерак түрәләр.

Телебезне шартлатырга теләп,

Төрле яктан казып керәләр.

«Азатлык», дип, ачма авызыңны,

Мәгънәсез җыр күбрәк җырла син.

Шул вакытта булыр синдә муллык,

Булыр шунда сиңа лимузин.

Туган җир дә, туган тел дә, димә,

Тәлинкәләр яла ялынып,

Бүленмәс җир, бердәм ил, дип сайра,

Тиле, беркатлыга салынып.

Баш күтәрмә, туры сүз әйтәм, дип,

Булыр сиңа фатир, машина.

Бераз «йолдыз» булу бәхете дә

Ишелер дә төшәр башыңа.

Ялый белү – аерым бер сәнгать,

Ярый белү – сәнгать өчләтә.

Ярый белгән саен бүләк алу –

Маймылны да хәтта эшләтә.

Әрәм китә күпме ил байлыгы,

Кем хакына балда, майда сез?

Күпме «әсәр» Тарих чүплегендә

Онытылып ята файдасыз.

Туры сүзне яратучы юктыр,

Дөреслекне күрә белмичә,

Илен саткан түрә адым саен,

Фидакарьләр бары берничә.

Туры сүзле олы шәхесләрне

Күрми алар, белми, ишетми.

Ә Хакыйкать елап йөри анда,

Ача алмый имән ишекне.

Үз халкының моңлы, батыр кызы

Эш табалмый йөри аптырап.

Ул – асылташ, аңа пычрак тими,

Ул барыбер балкый яктырак.

Койма артындагы хәрәм муллык

Караңгылык, тынлык ярата.

Җимерелер җиһан, яңгыратып,

Дөрес сүз әйтергә яраса.

Халык эштә. Ерактагы куллар

Мактый-мактый буа милләтне.

Беркем дәшми. Ярый, сүз әйтергә

Кызларыбыз батыр йөрәкле.

Эшсез йөрдең күпме. Тик, йөрмәдең

Түрәләрдән шәфкать, җай сорап.

Ул түрәләр инде күптәннән юк,

Син балкыйсың көн дә яктырак.

Сурәтеңә карыйм, әйтерсең лә

Син үпкәләп карап торасың.

Буалар да телне тешләтәләр...

Кем белгән соң болай буласын?!

Тарихтагы тирән эзебезне,

Ком бураны ясап, юган җил.

Үз илендә пәйгамбәрләр булмый,

Үги ана безгә туган ил.

Аңлый белү – аң җитмәслек сәнгать,

Алдый белү – сәнгать өчләтә.

Ни кылганын үзләре дә белми,

Маймыллармы безне эшләтә?

Халык яши әле, эшли әле.

Халык – бөек, ләкин, битараф.

Рәнҗеш аша эшкә ашыкканда,

Вафирәкәй китте, бичара.

Моңлы сандугачы үз халкының,

Үги кызы туган иленең.

Кыйбласы юк денсез, битарафның,

Пәйгамбәре булмый тиленең.

Үзгәрмәде дөнья, кеше, кыйбла,

Китәселәр эштән китмәде.

Мактау кирәк түгел иде аңа,

Тик гаделлек кенә җитмәде.

Яшибез дә, эшлибез дә әле,

Йөргән юлларыбыз тар әле.

Туры сүзне ярып сала торган

«Үги» кызларыбыз бар әле.

Үз илендә пәйгамбәрләр булмый,

Үги ана безгә туган ил.

Тешләнгән тел һаман сызлый әле,

Колакларда шаулый буран-җил...

 

фото: youtube.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: