Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ваемсыз

Түмгәгең калыр, калса, бер – исемсез Һәм кычыткан, булмас хәтта чыпчыгы!

Нигә ул йөрү дисең, йөзең чытып,
Хозурлан кымыз уртлап, йөзем сытып –
Үртәлсен үргә менмәк узаманнар,
Үрчесен битарафлар синнән шытып!
Көн вә төн кил кан-мәмер – ни табасың,
Һәр иртә ялтырат коймак табасын.
Тотсалармы бер-бер хилаф эш белән –
Шайтан... диген, танма, нигә танасың!
Ваемсыз дип вәкарьләнсә бичәләр,
Ни калдырасың син безгә дисәләр,
Ни әйтим: мал дип нигә талаштыру –
Берүземә бишәү-алтау бит алар...
Әкияти гомер очы бер чыктымы,
Алда көтәчәк сине, бел, чып-чыны:
Түмгәгең калыр, калса, бер – исемсез
Һәм кычыткан, булмас хәтта чыпчыгы!

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев