Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үзгәрми бу заман!

Үзгәрми бу заман, ак чәчәкләр ява, Матур дөнья Сине көтә әле…

(Такташка)
Үзгәрми бу заман,
Бохарага китеп кайтсаң да.
Тыныч түгел
Күңел дигәннәре,
Тыныч йокы теләп ятсаң да.
Җир уллары шул ук –
Һабиле дә, Кабиле дә туа.
Чана юлын кар томалый кышта,
Арба юлын җәйдә яңгыр юа.
Ташлап китә ирен хатыннары,
Хатыннарын – ире.
Һәр заманның каһәр суккыры бар,
Һәр заманның чире.
Гөлчәһрәләр, һаман Галя булып,
Ертык күлмәк кия – тамаша.
Юлбашчылар, кабинетка тулып,
Анкеталар тутырып алдаша.
Ай һаман да өйләналмый әле,
Бөтерелеп йөри йолдызлары.
Ә хыялда толымнарын сүткән,
Шаян күзле пәри кызлары!
Әллә нинди телләр өйрәнсәк тә,
Каз бәбкәсе телен белмибез.
Ачуланган саен ай башына
Шлем кидертергә телибез.
Юлдан-юлга, елдан-елга йөртә
Каләмнәрне акчасызлык чоры.
«Ай-ли, вай-ли» уйнап көйләтә шул,
Дары бетмәс,
тынмас «Мылтык җыры».
Европага китә микән казлар,
Тракторлар безгә кайтамы?
Син бу җиргә өр-яңадан тусаң,
Озак тотмаслар бунтарь баланы.
Җил һаман да төнлә йөргәннәрнең
Бүрекләрен урлап китә әле.
Үзгәрми бу заман, ак чәчәкләр ява,
Матур дөнья Сине көтә әле…

 

«КУ» 11, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия "Такташ FEST"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Һәр заманның булган бөекләре, акыл ягы күпкә алдырган.Шундыйларның берсе Гераклит та зирәк фикер язып калдырган: “ Бар да ага, бар да үзгәрә”се үз көчендә әле һаман да- Кешелек тә үсеш юлында гел, гел үзгәреп тора заман да.Үзгәрмәсә заман, каян килсен, алга киткән илләр, бай җирләр?Бар дөньядан кайчак аерылып, торгынлыкта кала кай җирләр ...Ул илләрдә генә үзгәрешсез тормыш калыр Такташ чорыннан,Он(ы)тып «Дөнья матур, дөнья киң”некөн башланса “Мылтык җыры”ннан.Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)