Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үзәк сонет (сонетлар бәйләме)

Гөлләрнең дә бар җаны, гөлләр дә көнгә карый. Җырга әйләнә бары – моң гына гөлнең таҗы.

Гөлләрнең дә бар җаны, гөлләр дә көнгә карый.

Җырга әйләнә бары – моң гына гөлнең таҗы.

Күпләр тоймыйдыр аны, гөлнең чыкта янганын.

Сузылмасын кулларың, күрдем яше тамганын...

Сөюгә юк чик-чама, балкый әнә нурланып,

Җил иркәли юлларың. Син кил генә, туктама,

Бер тыңлачы җырларын, гөл җанында ни барын. 

1

Гөлләрнең дә бар җаны, хисләр беткән буталып.

Чык нурыннан ут алып, яктырталар дөньяны.

Көткән чакта кил яме, меңнәрдән алам танып,

Тузгый хисләрем янып, көл итмә син көн ямен.

Сүзгә саран мәхәббәт,читкә алмам күзләрем,

Агардылар бүзләрем, синең барлыкка рәхмәт.

Дәшми генә кил, яме, бакча тулы гөлләрем...

2

Гөлләр дә көнгә карый. Искә алмый, дисеңме,

Хис адашып йөрсенме? – Хатларым сиңа бармый.

Гөл таҗын җилләр тарый. Иң кадерле исемне

Җуймас өчен бит инде күңелдән тоташ барлыйм.

Турыгыздан үткәндә ай шәүләсе сының да.

Куенга томан тула. Гөлне кояш үпкәндә.

Торырмын да сыенып, югалырмын тын гына... 

3

Җырга әйләнә бары... Гүзәллек – изге дога.

Чәчләргә мамык йога, тупыл уйната буран.

Җәйнең сәер көне бар, сөю шикелле бугай,

Әйтерсең кышкы тугай, бөтерелеп ява кар.

Хисләр канатын җәеп, мине ташлап китмәкче,

Ялгызлык иш итмәсен. Сагыштан тора җәем,

Ул юк, диләр, көтмә син... Гөлләрең ишетмәсен... 

4

Моң гына гөлнең таҗы. Чын сөюгә юлыккан,

Гөл керфеген йолыкмас – юрауларга мохтаҗмы?

Күл өстендә кыр казы, күтәрелгәндер Ыктан.

Инде канат ныгыткан, җил уйный – сагыш сазын.

Дулкыннар ярсуланып, ярларга бәрә-бәрә,

Тагын хәбәр җибәрә. Таң туа алсуланып...

Сүзем әйтеп өлгерәм, хатым укы, бергенәм. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев