Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уйласам...

Көчсезлегем йөзгә төкергәндәй, Ил хәсрәтен әгәр уйласам.

Уңышлардан тартынуым түгел,

Бүлешергә никтер кыймасам...

Бәхет күгем кинәт чүгеп куя,

Ил хәсрәтен әгәр уйласам.

Җир-Әнкәнең хәлен күрер идем,

Кош юлларын иңләп-буйласам.
Сулышымнан канатларым көя,

Ил хәсрәтен әгәр уйласам.

«Хәтәрлегем» тыеп калалмам күк,

Гакылымны гына җуймасам...

Көчсезлегем йөзгә төкергәндәй,

Ил хәсрәтен әгәр уйласам.
 

 

"КУ" 04,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев