Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уйларымда сүз сурәте

Чын шагыйрьдән чыккан сүзләр хикмәтле!

Шигырь яздым, җырлар үрдем

Сүзләрдән,

Тыңлаучының акты яше

Күзләрдән.

Дисбе тарттым актан ак сүз –

Бүзләрдән,

Энҗе тездем, сайлап берне –

Йөзләрдән,

Моң таралды, нур сирпелде

Йөзләрдән!

 

Кайбер сүзнең йөрәгендә

Мең мәргән,

Исе авып һуштан яза

Ул бәргән.

Илһамланып чая-чибәр

Сүзләрдән

Телгә килә, көй чыгара

Моң-әргән!

Сүзләрнең бар чишмә кебек

Акканы,

 

Сары майдай йөрәкләргә

Ятканы,

Йомырысы, аңда чәчәк

Атканы,

Чәнечкеле, биткә ыштыр

Япканы.

Бар шундые – алга, яуга

Күтәргән,

Кирәк җирдә үзенекен

Үткәргән,

 

Сабынсыз да чыга белгән

Бикләрдән,

Йөз чөергән дилбегәсез

Хисләрдән.

Кайбер сүзнең юк атасы,

Анасы,

Димәк, алар инкубатор

Тумасы,

Андыйларны көтеп тора

«Хана»сы,

 

Үлеләрен алыштыра

Яңасы.

Тозсыз сүзнең бармы берәр

Кыйммәте?

Төртмә белән тешләкнең ни

Һиммәте?

Тәмле телле һәрчак сыйлы,

Икмәкле,

Чын шагыйрьдән чыккан сүзләр

Хикмәтле!

 

Уйларымда сүз сурәте,

Кыскасы,

Сүзләрнең бар үз белгече,

Остасы,

Кирәк тә бит, чүп-чарларын

Утасы,

Тәмам кылам, пешмәсен сүз

Боткасы...

 

"КУ" 6, 2017

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев