Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уйлап сайла

– Мин алтынга бихуш, – дигән бер яшь сылу, – Малы булса, шайтанга да яр булырмын.

– Мин алтынга бихуш, – дигән бер яшь сылу, –

Малы булса, шайтанга да яр булырмын.

«Амин» дигән чакка туры килеп, моңа:

Күзе төшкән карт кына бер җанкыярның.

Алтын-көмеш сылукайның ушын алган.

Вилла, яхта, хезмәтчеләр, шәп машина...

Бизмәненең тәлинкәсе төшкән аска:

Яшьлеге һәм чибәрлеген байлык баскан.

Җанкыярның үз дәүләте – үз кануны:

Һәр кешегә дәрәҗәгә тиң урыны.

Яшь сылуга да урынын күрсәткән ул,

Һәм кирегә юл юклыгын кисәткән ул... ............................................................

Бу дөньяның эте дә бар, бете дә бар.

Ходай биргәч, агы да бар, карасы да...

Тормыш юлын сайлаганда, бизмәнеңә

Уйлап сал син ни саласы-аласыңны.

 

"КУ" 10, 2018

Фото: pixabay

Теги: поэзия мәсәл

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев