Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уйга бату

Бу уйларны нишләтергә, и Ходаем?

Бу уйларны нишләтергә, и Ходаем?

Үзлегеннән үрсәләнә минут саен:

Бусы – ялган!

Бусы – ялгыш!

Бусы – язмыш!

Үзем янам, үзем көям: мин – ут, даим.

 

Иске дөнья хәбәрләре керсә кулга,

Уй йомгагым бәргәләнә уңга-сулга:

Фикеремнең филтәләре тоташ күмер –

Янып беткәч яңарыр, шәт, мин дә, ул да...

 

Уй артыннан уй йөгерә – азамы соң,

Азмышларның азагында казамы соң?

Уйларымны уртаклашыр кеше тапсам,

Сорар инде: син тамакка тазамы соң?...

 

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев