Логотип Казан Утлары
Шигърият

Утырып сөйләшик әле бер...

Бу заман шулкадәр тизләнде, Үзгәрде яшәүнең мәгънәсе.

Бу заман шулкадәр тизләнде,

Үзгәрде яшәүнең мәгънәсе.

Әйдәле шушында тукталыйк,

Тукталыйк һәм бераз көч алыйк.

Каядыр ашыгу, ашкыну,

Нигә соң? Кайда соң? Белгән юк.

Беләсең, без инде күптәннән,

Ихластан шатланып көлгән юк.

Югыйсә дөньясы бер көлке,

Көлеп ят мәгънәсез сүзләрдән.

Күрешәбез дә кебек үзебез,

Сөйләшкән генә юк күптәннән.

Югыйсә сөйләшер әйберләр

Бихисап бу салкын шәһәрдә.

Тик нигә? Нигә соң әле дә:

«Иртәгә, әйдәле иртәгә»...

Әйдәле, барысын ташлыйк та

Сикерик туктамас арбадан.

Нилеккә бу синең шөһрәтең?

Нилеккә бу сиңа ялган дан?

Нигә бу якалы күлмәкләр,

Нигә бу ялт(ы)равык савытлар?

Шул арба көпчәге астында

Тузанга күмелеп җан бирә

Кабатлап булмаслык вакытлар.

Утырып сөйләшик әле бер,

Утырып сөйләшик...
 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    шундый олы мәгънәне сыйдырган шигъри юллар! Рәхмәт, авторга.