Үткәннәр
Һәр көнем, һәр елым эчендә мин үзем. Җанымнан сузылган җепләрем тартыла, Гомерләр һәрвакыт үткәнне сагына.
Сәйләндәй сибелгән үткәнгә күңелем,
Һәр көнем, һәр елым эчендә мин үзем.
Җанымнан сузылган җепләрем тартыла,
Гомерләр һәрвакыт үткәнне сагына.
Оныттым дигәч тә, исемә төшәләр,
Җанымда уелып сызылган үткәннәр.
Һәр мизгел эчендә калганмын өзелеп,
Үтә шул гомерләр еллардай тезелеп.
Иң якын дигәннәр танышка әйләнә,
Мең газиз исемнәр хәтергә бәйләнә.
Кузгалмам дигәндә, йөгертә язмышлар,
Табышмак икән ул без көткән тормышлар.
Үткәнгә чакырып, йөдәтә күңелләр,
Бәхетле булса да бүгенге гомерләр.
Тамчылап хәтергә җыелган һәр мизгел,
Шатлыклы, сагышлы кабатланмас гомер!
«КУ» 09, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев