Ут өстендә бию
Кеше язмышлары – төпсез дәрья, Өсте – көзге, асты – гарасат.
Минем чуар, ихлас күңелемдә
Берзаманны болыт куерса,
Аптырама –
Үткәннәрнең кара шәүләсе ул,
Шул чакларга кабат юл булса,
Кайтмас идем мин ул мизгелләргә,
Кайтсам,
Үлеп кенә калыр идем лә.
Бүгенгегә җитә алмас идем,
Яшәү белән үлем чигендә.
Язмыштырмы, үзем ябыштыммы,
Тырнаклардан кара кан акты,
Акылымны җуяр чиккә җитеп,
Дошманымны үлеп яраттым.
Күзләремә көлеп карады да,
Үлем карарына кул куйды,
Һәм этәрде төпсез упкыннарга –
Ми кайнады, акыл суелды.
Бу мәхшәргә шаклар каткан күзләр,
Шартлар чиккә җитте, йа Раббым.
Әллә мине шушы тетрәнүләр
Өчен генә, Раббым, яраттың?
Илаһ мине шунда ташламады,
Сабыр канатларын көйдерде.
Упкыннарга очып барган җирдән
Мине бүгенгегә китерде.
...Әгәр минем көләч йөзләремдә
Кинәт күреп калсаң болытлар,
Битәрләмә мине, кара йөз, дип,
Тәмсез тел, дип,
Шуны онытма:
Кеше язмышлары – төпсез дәрья,
Өсте – көзге, асты – гарасат.
Ут өстендә биючеләрдер без,
Әгәр шулай әйтү яраса.
"КУ" 08, 2021
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев