Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үрнәк була алмау

Мәләкләре ташлап киткән мәмләкәттә гомер сөрү үрнәк була алмыйдыр.

Куш мәләкләргә,
җиһаныңны тазартсыннар...
Г.Тукай


Чыкта даим коенулар мөмкин түгел,
моны инде бик күптәннән аңлый Җир.
Мәләкләре ташлап киткән мәмләкәттә
гомер сөрү үрнәк була алмыйдыр.
Күкләр безне, хаким мотлак4, гелән күзли –
кавемнәрне җәберләүдән ерак тор!..
Хәер,
мәләкләре ташлап киткән мәмләкәттә
гомер сөрү гыйбрәт өчен кирәктер.

4 Хаким мотлак – хокукы чикләнмәгән идарәче.

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев