Логотип Казан Утлары
Шигърият

Урамда

Песи асрау мәшәкатеннән курыктым, Әллә... бәхетле булудан? 

Урамда

Өч төстәге песи баласы булып,

Адашкан бәхет йөри...

Кемдер чыгарган куып,

Бәлки, качкандыр үзе,

Хуҗасының холкына түзми.

Чакырмадым аны өйгә,

Җылытмадым алып куеныма.

Песи асрау мәшәкатеннән курыктым,

Әллә... бәхетле булудан? 

 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев