Логотип Казан Утлары
Шигърият

Упкын күзе

Таулар белән бер даулашыр өчен бирелгәнме әллә йөрәк безгә?..

Ркаилгә

Без тауларга барган идек берчак,

Үткелен дә күрдек, упкынын да.

Безнең маңгайга да язылган шул

Упкыннарга карап укынырга.

Үткелләрдән үткән мәлләреңдә

Упкын күзе күзли ымыңны да.

Безгә дә бер үрелепләр генә

Ярыйдыр ла күккә орынырга.

Таулар белән бер даулашыр өчен

Бирелгәнме әллә йөрәк безгә?..

Ә үзебез Язмыш үзәнендә

Гел үткелдән үтеп йөрибез лә.

Гел үткелдән үтеп йөрмешебез –

Упкын күзе күзли үзәндә дә...

Күңелләр дә тетрәп убыладыр,

Кыйбла тарафлары үзгәргәндә.

Хәвефтән дә хәвефлерәк фалдыр,

Упкын ояласа калебләргә.

Кем дә искәрмәстер – Беркөн Кояш

Килеп чыкса әгәр гарепләрдән.

Гарепләрдән чыга калса Кояш,

Бу дөньяны инде танымабыз...

Хан Тәңребез, бәлки, көтә булыр,

Кабат китик мәллә тауларга без?

Ә тауларда әлмисакка чаклук

Әверелгән Вакыт тораташка...

Бер бушанып алу ярыйдыр ул,

Башкаеңны ора-ора ташка.

Бер бушанып алу ярыйдыр ул,

Упкыннарга карап укынганда...

Безнең хакта хәбәрнең дә Ташка

Уелганын, бәлки, укырлар да,

Әйтерләр күк: «Бу кавемне, – диеп, –

Йоталмаган хәтта упкыннар да!»

Сатаналар сатайланган чакта,

Җанга инде тынгы табалмабыз.

Таланмабыз, күккә якынайсак,

Китик, әйдә, кабат тауларга без...

"КУ" 10, 2018
Фото: vk.com

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев