Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үпкәләмәм

Кем генә соң җирдә омтылмасын Таң калырлык матур язмышка.

Таң туганда былбыл тавышыннан,

Ташта үскән гөлләр балкышыннан

Хуш-ис аңкый, сулыйм йотлыгып.

Аңым, җаным, уй-хыялым белән

Мәңгелеккә калсам, йотылып

Шул хуш исле, җырлы балкышта,

Үпкәләмәм кебек ялгыш та...

Кем генә соң җирдә омтылмасын

Таң калырлык матур язмышка.
 

 

"КУ" 02,2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев