Унсигездә
Унсигездә әле һаман Җаным, тәнем – барлыгым, Зарланмыйм да, сыктамыйм да, Сизмим дөнья тарлыгын.
Яшьлегеңнән аерылсаң,
Яшәү кыен, диделәр,
Колак салдым шушы сүзгә –
Белми әйтмәс изгеләр.
Унсигездә әле һаман
Җаным, тәнем – барлыгым,
Зарланмыйм да, сыктамыйм да,
Сизмим дөнья тарлыгын.
Дәртләндереп ата таңнар,
Ымсындыра кичләрем,
Ташып тора күңелемнән
Керсез яшьлек хисләрем.
Һәр чибәргә гашыйк булам,
Сабый күрсәм елмаям,
Гел игелек, гел могҗиза
Көтеп яшим дөньядан.
Яшәүләрнең матурлыгын
Күбрәк аңлыйм көн саен,
Шуңа өнди, шуңа тарта
Унсигез яшьлек чагым.
Яшьлегемнән мәңге китмәм –
Мин һаман унсигездә,
Унсигездән аерылмагыз –
Киңәшем шушы Сезгә!
"КУ" 10, 2016
Фото: pixabay.com
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев