Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җүләрләр йорты

Сиңа охшаш берәү карый төсле Тимер челтәр элгән тәрәзләрдән…

Мин тилеләр сахрасында
Төндә ялгыз утырам...
Һади Такташ

Тәрәзәнең тимер челтәрләре
Яктылыктан көн дә пароль сорый.
Акыл белән хисап өзгән гәүдә
Тар коридор аша кая сөйри?
Тыштан йозак элгән бүлмәләрдә
Чәчен йолка кемдер, ирек даулап...
«Эврика!» – дип, шәрран яра галим,
Гаскәрбашы кайткан җиңү яулап...
Монда бар да үзен даһи саный,
Монда фикер хакыйкатьтән өстен!
Тышкы дөнья тимер челтәр аша
Бигрәк төссез акыллылар өчен!
Ачкыч ярыгыннан теш ыржайта –
Каһкаһәләп әллә язмыш көлә?
Сары төскә манган шушы йорттан
Дөньясына сары йогып килә.
Пәрәвезле тәрәз ырмаулары
Җан газабын инде потлап йоткан...
Күктә очам дигән иләсләрне
Әллә кайчан кемдер төртеп еккан...
Балы кипкән, агу гына саркый
Касәләргә тулган кәрәзләрдән...
Сиңа охшаш берәү карый төсле
Тимер челтәр элгән тәрәзләрдән…

 

«КУ» 11, 2024

Фото: unsplash

Теги: "Такташ FEST"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев