Логотип Казан Утлары
Шигърият

Улаклар

Чишмә суын эчеп үскән күпләр Еракларда инде, еракларда.

Авыл яши изге торакларда,
Чишмә суы тулы улакларда.
Чишмә суын эчеп үскән күпләр
Еракларда инде, еракларда.
Күпләрне бит башка тарафларда
Читләр корган җәннәт кызыктыра.
Ятим калган авыл өсләреннән
Агымсудай еллар узып тора.
Без таптаган таныш сукмакларны
Каплап китте инде кыргый үлән.
Замандашлар инде сирәгәя,
Җир куенына керә берәм-берәм.
Кемдер корган чишмә улаклары,
Чүпләнерләр, мүкләнерләр инде.
Бик күпләрнең гамьсез йөрәкләре,
Мүкләнделәр бугай күптән инде.
Җылы жәйләр ел да кабатлана,
Җир җылысы туган тарафларда.
Тал-тирәккә кунып тәүге тапкыр
Җырчы кошлар монда канат кага.
Авыл халкы гади җыйнак кына,
Гомер итеп ята тыйнак кына.
Тик нигәдер заман чыбыркысы
Авыл сыртын әле дә кыйнап тора.
Көмеш сулар ага улаклардан,
Түбәсенә кошлар кунаклаган.
Авыл тарафына ара-тирә
Сагыну хаты килә ераклардан.

 

Чыңгыз Мусин

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев