Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ул – очачак

Кем очарга туган, яраклашып, Шуышудан саклар үз-үзен.

Әйтте беркөн, татар дәверенең

Шанлы катламнарын ачты да:

«Солтан булмасам да, олтан булып,

Үз җиремдә тынсыз куырылып

Ятасым юк аяк астында».

 

Кем очарга туган, яраклашып,

Шуышудан саклар үз-үзен

 Тойган хәлдә халкы бәһаләрен,

Зурлык йөрткән күңел җәүһәрләре

Бизәр яшәвенең нигезен.

 

Кем очарга туган, ул – очачак –

Күк киңлеге аңа кадерле.

Шикләнмим дә, ул дөреслек эзләр,

Яңа буын офыкларын күзләр,

Атып төшергәнгә кадәрле...

 

"КУ" 03, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев